Изге Болгар җирләренә сәяхәткә чыккан 201 пасcажирның 122сенең гомере өзелгән бу теплоходта фаҗигале төстә һәлак булучылар арасында безнең кайбычлылар да бар иде. Анда Мәлки авылыннан ирле-хатынлы Ирина белән Сергей Рябчиковлар, Иске Тәрбиттән Наталия Башурина, Альбина Ивановаларның яшь гомеркәйләре өзелде.
Кичә район социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева елдагыча аларның әти-әниләре, туганнарының кайгысын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән уртаклашып кайтты.
– 10 июльдә һәлакәт урыны – Кама Тамагы районының Сүкәй авылы янындагы мемориаль комплекста теплоход корбаннарын искә алу көне дә узды, – диде Чулпан ханым. – Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы туганнарын анда алып баруны да оештырды. Без дә үзебезнекеләргә тәкъдим иттек, ләкин яраларын кабат кузгатасылары килмәде, хәлләрен өйләренә барып белештек, күчтәнәчләребезне тапшырдык.