Юристлар кайбычлыларга бушлай хезмәт күрсәтте

2014 елның 2 июле, чәршәмбе

Узган атнаның җомгасына билгеләнгән бу көнне кайбычлыларны нотариус, прокурор ярдәмчесе, адвокат кабул итте. Сорау бирүчеләр арасында арендага алынган бинаны ремонтлаган өчен чыгымнарны кем күтәрүе, ипотека алу үзенчәлекләре, башка шәһәрдә дәүләт теркәве узу турында таныклык алу тәртибе белән кызыксынучылар булган. Бушлай юридик ярдәм күрсәтү көннәре алга таба да үткәрелә. Юристлар әйтеп узганча, аның максаты – халыкны борчучы сорауларга җавап бирү, аларга дөрес юнәлеш күрсәтү. Законнар көн саен диярлек үзгәреп торган бу заманда мондый очрашулар бик кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International