
.jpg)
-Безнең участок Борындык, Колаңгы, Кече Мәме, Мөрәле, Федоровское авыл җирлекләренә һәм “Яңа юл”, “Ак Барс Кайбыч” җәмгыятенең беренче филиалы, крестьян-фермерлык хуҗалыкларына, Күгәй урманчылыгына хезмәт күрсәтәчәк,- диде Рафис Сөнгатуллин. -Шәхси секторда бүгенге көндә 850 баш, ә фермаларда 2581 баш терлек исәпләнә. Авылларда кош-корт, куян асраучылар, умарта тотучылар да күп. Алар да безнең карамакта.
Әңгәмәбез ахрында сүзгә район ветеринария берләшмәсенең ветсанэксперты Елена Латышева кушылды:
-Мин дә югары белемле ветеринария врачы. Үзем Надеждинодан. Югары уку йортын тәмамлагач, туган ягыма эшкә кайттым. Хезмәтемне яратып башкарам. Яшь белгечләр күбрәк кайтсын иде авылга, безгә, мәсә
лән, ветеринария врачлары җитешми. Төп вазифам- ит-сөтнең сыйфатын тикшерү. Бездә беркайчан да сыйфатсыз продукция булганы юк.
Киләчәктә дә шулай булыр дип өметләнәм. Эш шартлары күзгә күренепяхшыра бит.
Без дә шуңа өмтләник. Юкка гына медиклар кешеләрне, ә ветеринария врачлары бөтен кешелек дөньясын дәвалый димиләр бит.
ЛУИЗА СУНГАТУЛЛИНА