Россия Президенты Олы Подберезьеда яшәүче Евдокия әбигә бүләк җибәргән

2014 елның 30 июне, дүшәмбе

– Бөек Ватан сугышы башланган көн – 1941 елның 22 июне бүгенгедәй хәтеремдә әле, – диде Евдокия Андреевна. – Миңа унҗиде яшь тулган көн, шуңа да кәефем шәп. Күбәләктәй очып йөрим. Әмма авыл урамында миңа очраган кешеләрнең генә йөзләре качкан, барысы да нигәдер борчулы. Илгә кара кайгы килгән икән бит – сугыш башланган. Бар шатлыгым мизгел эчендә юкка чыкты. Авылның асыл ир-егетләре сугышка китә башлады. Сөеп-сөелер чагында ике абыемны да фронтка алдылар, әмма икесе дә чит җирләрдә батырларча һәлак булды. Сугыш башланганда әтиебез Андрей Федорович өлкән яшьтә иде инде,  улларын югалту кайгысы аны аяктан екты.

Сугыш чорында Евдокия Андреевна авылдашлары белән бергә 1941 елның үзәккә үтәрлек салкыннары вакытында  Ульянковода танкларга каршы окоп та казыган.

– 1942 елның җәендә унсигез яшьтән зуррак кызларны хәрби өйрәнүләргә йөрттеләр, – дип сүзен дәвам итте юбиляр. – Без анда стройда да йөрдек, җирдән дә шуыштык, винтовка сүтеп җыярга, атарга да өйрәндек. Бәхетебезгә, безгә сугышка барырга туры килмәде.

1945 елның 9 мае.  Авылга фронттагылар кайта башлый.  Араларында Евдокиягә күз төшереп йөргән Николай Заверкин да бар. Тынычлык кадерен белгән, сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән ике яшь йөрәк шул елның 7 ноябрендә кавыша. Биш балага гомер бүләк итәләр алар. Ике улларының гына гомерләре иртәрәк өзелә, тормыш иптәше дә бакыйлыкка күчкән. Уллары Юрий белән Виталий туган авылларында төпләнеп калган. Евдокия Андреевна бүгенге көндә улы Виталий, килене Галинаның хөрмәтен тоеп яши.

– Тормышта төрле авырлыклар күрергә туры килсә дә, картлыгым бәхетле минем. Юбилеема балаларым, оныкларым, оныкчыкларым җыелды. Без, картларга, яшьләрнең яхшы мөнәсәбәте барыннан да кадерле. Илләр тыныч булсын, – диде юбиляр кунакларын озатканда.

 

 


Мингазиз Сунгатуллин


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International