Кайбыч укучылары “Зөя” лагеренда ял итә

2014 елның 30 июне, дүшәмбе
“Зөя”дә укучыларның сәламәтлеген ныгытуга аерым игътибар бирелә. Сәламәтләндерү бүлмәсендә балалар аромотерапия ала, кедр бочкасында процедуралар уза, стоматологка, массаж кабинетына йөри. Балалар аеруча бассейнда яратып йөзә. Ата-аналар юллама бәясенең 15 процентын гына – 2041 сумын гына түли. Калган өлеше республика бюджетыннан күчерелә. 13 июльдән лагерьның өченче сменасы башлана. Анда ял итәргә теләүчеләр үзләре укыган мәктәп җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International