Мөрәле, Ульянково авыл җирлекләрендә референдум узды

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина хәбәреннән күренгәнчә, Мөрәле авыл җирлегендә яшәүче 400 сайлаучының 394е референдумга килгән һәм шуларның 388е  (98,48 проценты) “Риза” дигән графага тамга куйган. Ульянково авыл җирлегендә 472 сайлаучының 456сы референдумда катнашкан. Аларның 435е (95,4 проценты) үзара түләү кертүне яклап тавыш биргән. Бу хакта муниципаль район сайтының (www.kaybici.tatarstan.ru)  территориаль сайлау комиссиясе бүлегендә тулырак таныша аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International