Кайбыч балалары җәйге ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрәләр

2014 елның 24 июне, сишәмбе

Бүгенге көндә районның 15 мәктәбендә лагерьлар эшли, аларда 375 бала ял итә. Олы Кайбыч, Олы Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәпләрендә оештырылган ял һәм хезмәт лагерьларенда 65 үсмер ялны хезмәт белән бергә бәйләп алып бара. Лагерьларда укучыларны өч тапкыр ашату оештырылган, анда төрле күңелле чаралар үткәрелә. Балаларны изге Болгар җирләренә һәм Зөя шәһәр-утраучыгына сәяхәт тә көтә.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International