“Яшүсмер” дип аталган ведомствоара профилактик операциясе Кайбыч укучыларның мәшгульлеген тәэмин итү максатында үткәрелә

2014 елның 24 июне, сишәмбе
Әлеге комиссиясең рәисе Фатыйма Бикбова әйтеп узганча, бу чара өч этапта уза. “Яшүсмер-Энә”, “Яшүсмер-Җәй”, “Яшүсмер-Гаилә” этапларында аерым чаралар үткәрелә. Профилактик операциянең максаты – җәйге каникуллар вакытында укучыларның хокук тәртибен бозуларына юл куймау, аларның ялын файдалы итеп оештыру, мәшгульлеген тәэмин итү, начар гадәтләрдән йолып калу, социаль яктан тотрыксыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга игътибарны арттыру. Районда әлеге чараны уңышлы тормышка ашыруга полиция, мәгариф, социаль яклау, сәламәтлек саклау органнары, мәшгульлек үзәге, яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге хезмәткәрләрен үз эченә алган комиссия оештырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International