Кайбыч балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано классы укытучысы Резидә Хисамова яраткан укучылары белән аерылуның моңсу икәнлеген үзе дә яшерми. Укучылар биредә музыка серләренә төшенә башлаган беренче елларын, төрле концертларда катнашуларын, уку вакытында булган кызыклы мизгелләрен искә төшерде. Биредә әле беренче елын гына шөгыльләнүче укучылар уен коралларында уйнап күрсәтте. Музыка дөньясына тәүге адымнарын ясаучы бу балалар дулкынлана, ә чыгарылышлар аларга карап елмая. Кайчандыр үзләре дә нәкъ алар кебек каушыйлар иде бит. Сәнгать мәктәбен быел тәмамлаучы яшь “йолдызлар”ның бишесе дә үзләрен районда гына түгел, республика сәхнәләрендә дә күрсәтергә өлгерде. Кем белә, бәлки алар арасында киләчәген музыка белән бәйләүчеләр булыр? Мәктәп педагоглары да шуңа өметләнә.
– Мин үз укучыларымнан еш кына киләчәктә кем булырга теләүләре турында сорыйм. Араларында музыка укытучысы, җырчы булырга теләгәннәре дә бар. Безнең юлдан китсәләр, бик шат булыр идек, – диде яраткан укытучылары Резидә апалары.
Лилия ХӘКИМОВА