Табигатьнең гүзәл почмагына сыенып утырган Кичкеево авылында район газетасын яратып укыйлар.
-Безнең авылыбыз кечкенә, район үзәгеннән шактый ерак урнашкан,- диде безгә Надежда Калеева.- Шуңа да барлык хәбәрләрне район газетасы аша белеп барабыз.
Кече Подберезье авылыннан килгән Нина Давыдова, Галина Воробьева, Валентина Балтасеваларны да Кичкеево авылында очраттык без. Алар авылдагы дин әһеле Алексей атакай һәм башка авылдашлары белән бергә, исеме тарихка гына кереп калган Чистые Ключи авылы янындагы часовня каршысында узган дини бәйрәмгә килгән иде. Бу көнне анда Олы көннән соң тугызынчы җомгада уза торган чара (крестный ход) үтте. Җор телле әбиләрнең барысы да газетага язылган булып чыкты.
Кичкеево авылында дүрт елга якын хат ташучы булып эшләүче Валентина Туртыгина авылда һәр йортта диярлек “Кайбыч таңнары”на язылуларын әйтте.
.jpg)
Бүгенге көндә район буенча “Кайбыч таңнары”на 2529 данә язылганнар. Әмма без абунә ахырына кадәр аңа язылучыларның саны тагын да артыр, дип ышанабыз.
(2).jpg)