Кайбычлылар Изге Болгар җыенында катнашты

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Ислам дине рәсми кабул ителүенең 1125 ел тулуына багышланган Изге Болгар җыенында  кайбычлылар быел да катнашты.

Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган җыен киң колачлы булган. “Без аннан җылы тәэсирләр белән кайттык. “Болгар шәһәрендә урта гасыр һөнәрчелеге” интерактив экспозициясе белән дә таныштык, “Сувар”, “Биләр” күргәзмә павильоннарын кызыксынып карадык. Җәмигъ мәчетендә үткәрелгән өйлә намазы җыенга нокта куйды”, – диде Дамир хәзрәт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International