“Без халыкка буш вәгъдәләр бирергә җыенмыйбыз”,- диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычтагы бердәмроссиялеләргә

2014 елның 14 июне, шимбә

“Бердәм Россия” партиясенең Кайбычтагы җирле бүлегенең XXII конференциясе бишенче чакырылыштагы Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек кысаларында узды. Быелгы сайлаулар кызу булырга охшап тора, чөнки депутат мандаты алырга теләүче партияләр күп. Алар арасында безгә таныш булганнары да, эшчәнлекләре күләгәдә калганнары да бар.

Әлбәттә, алар пропаганда белән халык арасына чыгачак һәм күбесе алтын таулары вәгъдә итәчәк. Партиянең Кайбычтагы сәяси Советы секретаре Альберт Рәхмәтуллин, киресенчә, сайлау алды очрашуларында сайлаучыларга бары тик реаль эшләре, киләчәккә планнары турында гына сөйләячәкләрен, буш вәгъдәләргә урын булмаячагын белдерде.
-Сайлауга кадәр моны эшлим, тегене эшлим дип вәгъдә бирерсең дә, үти алмасаң, 14 сентябрдән соң халык күзенә ничек карарсың? Безнең өчен иң мөһиме- халык ышанычын югалтмау,- диде ул.- Мин, мәсәлән, районның барлык авылларында да алдагы өч елда нинди эшләр башкарырга җыенуыбыз турында ачык беләм, чөнки эшне планлы нигездә, максатчан алып барабыз. Борындыктагы урамнарга каты өслекле юл салу өчен Президентыбыз ярдәме белән 30 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Ул урамда нигездә савымчылар, терлекчелек тармагында эшләп чыгучылар яши булып чыкты. Алар юллы булуларына бик сөенә. Быел райондагы 15 авылга таш юл салына. Кече Мәме авылында беркайчан да суүткәргече булмаган, без аларның бу проблемасын хәл итә алдык. Хәзер андагы ничә еллар дәвамында буш яткан фермаларны ремонтлатып, аны яңадан эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз. Шуның белән ничә кешене эшле итәчәкбез. Без сөт җитештерү буенча республикада беренче урынга чыгу максатын куеп эшлибез. Район үзәгендәге бассейн төзелеше, финанс кыенлыклар булу сәбәпле, бераз туктап торган иде, бу мәсьәләне дә хәл иттек.
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге вәкиле Хәлил Гыйниятуллин Кайбычның динамик үсештә булуын, биредә яхшы атмосфера хөкем сөрүен һәм сайлауларның оешкан төстә узачагына ышанычы зур булачагын белдерде. Район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова, Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Михаил Серяковның да теләкләре аваздаш:парламентка эшли торган депутатлар килсен
-Татарстандагы бөтен милләт вәкилләренең бердәмлеге безнең республиканың төп казанышы ул,- диде Михаил Серяков. Бердәмлек хакимлек иткән республика алга таба да чәчәк атарга тиеш.
Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International