Кайбычта “Бердәм Россия” партиясенең беренчел бүлекчәләре Советы оеша

2014 елның 14 июне, шимбә

“Бердәм Россия” партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге сәяси Советы утырышында партиянең беренчел бүлекчәләре Советын оештыру хакында сүз алып барылды. Утырышны сәяси Совет секретаре Альберт Рәхмәтуллин алып барды.


Беренчел бүлекчәләр эшчәнлеген тагын да яхшырту максатында оештырылган бу Советның рәисе итеп “Үзәк” беренчел бүлекчәсе секретаре Дания Бәдертдинова сайланды. Совет составына Кошман, Багай, Чүти, Олы Подберезье авыл җирлекләре башлыклары Лилия Сафина, Рушания Кузнецова, Алексей Козлов, Федор Чекмарев кертелде. Партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге иң яхшы эшләүче беренчел бүлекчәләрне ачыклау максатында бәйге дә игълан итте. Бәйгенең беренче этабында Дания Бәдертдинова катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International