Монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе хезмәткәрләре 25 июньдә Кайбычта халык белән очрашу уздыра

2014 елның 12 июне, пәнҗешәмбе

Әлеге идарәдә монополиягә каршы көрәшне җайга салуның төп максаты һәм бурычлары буенча чаралар комплексы эшләнгән. Эшчәнлекләренең иң нәтиҗәле юлларының берсе – Татарстан районнарында бизнес, җирле үзидарә вәкилләре, халык белән очрашулар үткәрү.

Шул максатта җәмәгатьчелек кабул итүлә­рен оештыралар. Кайбычта узачак очрашуда алар халыкка, юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә кече һәм урта эшмәкәрлек хокукларын саклауда монополиягә каршы федераль хезмәт компетенциясенә керүче мәсьәләләр, реклама турындагы закон һәм башкалар буенча консультация бирәчәк. Очрашу район Советының актлар залында 10.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International