
– Безнең районда авыруларга 114 шәфкать туташы медицина ярдәме күрсәтә, – диде сырхауханәнең баш шәфкать туташы Лилия Мифтахова. –Хирургия бүлегендә алар өлкән шәфкать туташлары Резедә Насретдинова, терапиядә – Гөлфия Насыйбуллина, поликлиникада Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендә эшли. Башкарган хезмәтебез үтә дә җаваплылык таләп итә, халык сәламәтлеге сагында торабыз бит. Без врач кушкан барлык процедураларны да төгәл үтибез.
Үзәк сырхауханәнең баш врачы Газимагомед Магомедов ак халатлы шәфкать ияләренә изге теләкләрен җиткерде:
– Авыруларны дәвалаганда сездән башка булмый. Барыгыз турында да үз һөнәренең остасы дип әйтергә тулы нигез бар. Заманча җиһазларда да эшли беләсез, катлаулы процедураларны да башкарасыз. Дәвалау учреждениесенең уңышлы эшләве 70 процентка сезгә бәйле. Медицина хезмәте күрсәтүдә халык канәгатьлеге буенча 2013 елда республикада беренче урынга чыгуыбызда да өлешегез зур.
Хирургия бүлегендә эшләүче шәфкать туташы Дамира Низаметдинова хакында авырулардан да, хезмәттәшләреннән дә гел җылы сүзләр генә ишетергә туры килә. Медицина училищесын тәмамлап Олы Кайбыч сырхауханәсендә эшли башлавына да 27 елдан артык вакыт узган. Бәрлебашы авылында туып-үскән Дамира Федоровское авылында тормыш иптәше Илмас белән бер ул, ике кыз тәрбияләп үстергән. Улы белән бер кызы гаиләле инде. Ә менә кече кызлары Сиринә әнисе һөнәрен сайлаган, ул да Казан сырхауханәләренең берсендә шәфкать туташы.
– Хирургия бүлегендә унбишенче елын эшлим, –ди Дамира. – Хезмәтемне яратам, әмма җиңел дип әйтә алмыйм. Юл һәлакәтләренә очраучылар, тән җәрәхәтләре алучыларны да безгә китерәләр. Аларның сыкрануларына карап үзебезнең йөрәк әрнесә дә, сиздермибез, хәлләрен җиңеләйтү өчен барысын да эшлибез. Төнге сменада да эшләргә туры килә. Авыруларның төрле характерлысы бар, барысына да җайлашырга тиешбез.
Сәламәтлек сагында нәтиҗәле эшләүче Гөлнур Сәлахиева, Оркыя Гарәфетдинова, Гөлназ Сәлахиева, Рамилә Зиннуровага баш врач сырхауханәнең Мактау кәгазьләрен тапшырды.
Фирәдә Сайранова