“Рябинушка” фольклор ансамбле “Каравон” бәйрәмендә катнашачак

2014 елның 23 мае, җомга

Лаеш районының Рус Никольское авылында “Никола вешний” көнен билгеләп үтү бәйрәме буларак барлыкка килгән “Каравон” хәзер рус фольклоры бәйрәменә әйләнде. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән җыелалар, халык осталары кул эшләрен тәкъдим итә, җыр-биюләр тынып тормый.  Татарның Сабантуе, керәшеннәрнең Питрауы, русларның “Каравон” бәйрәмендә уртаклыклар күп. Өчесе дә ерак гасырларга барып тоташучы, халыкның гореф-гадәтләрен үз эченә алган бәйрәм. “Каравон” күпмилләтле Татарстан халкының рухи тормышында зур урын алып тора, яшьләрне дуслык, үзара аңлашу һәм Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләүнең әхлакый-эстетик нигезен тәшкил итә.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International