(1).jpg)
(1).jpg)
– Бу палатада ветераннар үзләрен өйләрендәге кебек хис итсен өчен без барысын да эшлибез. Аларга тагын да уңайлырак булсын дип йомшак кәнәфи, кием шкафы, кәрәзле телефон сатып алырга телибез. Кроватьларны тәгәрмәчлесенә алыштырабыз, кирәк чакта аларны үзеңә уңайлы итеп көйләргә дә мөмкин, – диде Газимагомед Магомедов. – Быел терапия бүлегендә ремонт үткәрергә җыенабыз. Анда сугыш ветераннары өчен ике кешелек тагын бер палата булачак. Ул палатада душ бүлмәсе һәм санузел да каралган. Бу эшкә иганәчеләрне тартырга уйлыйбыз.
Сүзгә партиянең Кайбычтагы лидеры Рушания Лотфуллина кушылды.
– “Бердәм Россия” партиясе, ветераннар турында даими кайгыртып, яңадан-яңа проектлар тәкъдим итә. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан тагын бер проектка старт бирелде, – диде ул. “Безнең кадерле ветеран” дип исемләнгән социаль-гуманитар проект Татарстан шәһәр-районнарындагы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен махсус палаталарның уңайлылыгын арттыруны күздә тота. Ул Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, иминиятләштерү кампаниясе, муниципаль районнар белән берлектә, Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова катнашында үткәрелә.
Проект өч этапта: агымдагы елның апрель-маенда, июнь-декабрендә һәм 2015 елның гыйнвар-маенда уза. Шушы вакыт эчендә палаталарга өстәмә җиһазлар, көнкүреш техникасы сатып алу, ветераннарның ялы һәм саф һавада йөрүе өчен сырхауханә тирәсен төзекләндерү, бу эшкә хәйриячеләрне дә җәлеп итү күздә тотыла. Проектка йомгак республикада Бөек Җиңүнең 70 еллыгын үткәрү буенча оештыру комитетының йомгаклау утырышында ясалыр дип көтелә.
Фирада Сайранова