БРАЙЛЬЧА УКЫЙЛАР

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тәкъдиме белән оештырылган бу чарада катнашучыларга Олы Кайбыч авылында яшәүче Валентина Сәлахиева Брайльча уку-язу күнекмәләрен бирде. Ул аны Казан шәһәрендәге “Сөләйман” мәчетендә үзләштергән. Авыл фельдшеры Фәридә Сибгатуллина күзләрне саклау, дәвалау алымнары турында сөйләде. Китапханәче Миләүшә Әхмәтова Луи Брайльның кем булуы белән таныштырды. Ул сукырларга уку, язу, ноталар буенча көй уйнау системасын булдырган, ләкин үзенең казаныш җимешләрен татый алмыйча вафат булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International