СОРАУЛАРЫГЫЗ БАРМЫ?

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

Казан шәһәренең Киров районындагы балалар йортында узган бу киңәшмәдә ятим калган балаларны үзләренә алырга теләүчеләргә, хәзерге вакытта ятимнәрне тәрбияләүчеләргә консультация бирүче төр­кемнәр оештыру хакында сүз барды. Киңәш бирүче бу төркемнәрне ятим бала тәрбияләүче ата-аналардан оештырырга уйлыйлар. Әлеге ки­ңәш­мәдә башкарма комитетның опека бүлегенең баш белгече Зөлфия Гарәфетдинова һәм Олы Кайбычтан караучысыз калган кызны тәрбияләүче Рушания Лотфуллина катнашты. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә безнең районда ятимнәрне үз канаты астына алган 15  гаилә бар, аларда 28 бала тәрбияләнә. Киңәшмәне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International