ВЕТЕРАННАРГА ЯКТАШЛАРЫ РӘХМӘТЕ

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Безгә тыныч көннәр бүләк иткән сугыш ветераннарына рәхмәт белдерергә теләүчеләр открыткага үзләренең иң җылы теләкләрен язып калдыра. Анда аерым бер ветеранның исемен, адресын күр­сәтмәсәң дә була. Котлау открыткаларын салу өчен почта бүлекләренә махсус тартмалар куелган. Поч­та хезмәткәрләре аларны Президентларның Бөек Җиңү көне уңаеннан җи­бәргән котлау хатлары белән бергә тапшырачак. “Якташлар рәхмәте” дигән акция Россия күләмендә өченче елын үткәрелә. 2012 елда ул 25 төбәктә уза һәм ветераннарга 300 меңнән артык котлау открыткасы җибәрелә. Узган ел акция бөтен ил күләмендә үтә һәм ул Россиядәге иң яхшы социаль проектларның берсе булып табыла. “Якташлар рәхмәте” акциясендә былтыр йөзләрчә мең ватандашыбыз катнаша, хат ташучылар Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә ярты миллионнан артык котлау хаты тапшыра.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International