Кайбыч әфганчылары Казанда Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты

2014 елның 21 феврале, җомга
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган бу тантанага әфган җирендә интернациональ бурычын үтәгән ветераннар чакырылган иде. Парламент рәисе, шулай ук “Әфганстан ветераннарының Бөтенроссия берлеге” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Россия Дәүләт Думасының Оборона комитеты рәисе урынбасары Франц Клинцевич үз чыгышларында әфганчыларның патриотизм үрнәге күрсәтүләренә басым ясады, Әфганстанда һәлак булган солдатларның әти-әниләренә, тол калган хатыннарына, инвалидлык алучыларга аерым игътибар бирергә кирәклегенә тукталды.Тантанага район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев җитәкчелегендә әфганчыларыбыз – Олы Кайбычтан Алексей Русов, Федоровскоедан Фират Миңнуллин, Кыр Буасыннан Владимир Лебедев, Валерий Поляков, Надеждинодан Виктор Ветлугин барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International