“Лизинг-грант”ка акча отучылар Кайбычта да бар

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
Узган ел Кайбыч Татарстанда эшмәкәрлекнең кече һәм урта төрләрен үстерү буенча федераль программада актив катнашты. Рәсми партнеры республиканың кече бизнес буенча лизинг компаниясе булган “Лизинг-грант” программасында безнең районнан алты эшмәкәр катнашырга теләк белдерде. Аларның барысы да шушы конкурста җиңеп чыкты. Конкурс шартлары буенча җиңүчеләргә кирәкле техника сатып алу өчен дәүләттән субсидия бирелде. Ул- техника бәясенең 45 проценты күләмендә. “Лизинг-грант” ярдәмендә крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчеләре- Кече Кайбычтан Фәрит Зиннуров- бульдозер-экскаватор, Колаңгыдан Рамил Нәҗмиев, Мәлкидән Артур Акрымов, Александр Шпаков- “МТЗ” тракторлары, Кече Кайбычтан эшмәкәр Фәннүр Нигъмәтҗанов йөк машинасы сатып алды. Ә икмәк пешерү комбинаты икмәк пешерү җиһазлары һәм авторанспортка ия булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International