Иртәгә Сочида ХХII кышкы Олимпида уеннары башлана һәм ул 23 февральгә кадәр дәвам итә.
Сочида узучы Олимпиадада халык иминлеген тәэмин итү максатында Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 3 декабрьдә үк китте. Алар арасында “Апас” эчке эшләр бүлегенең “Кайбыч” полициясе бүлекчәсенең Мәлки төбәгендәге участок уполномоченные, полиция капитаны Рамил Гыйбадиев та бар.