Керәшен дөньясында

2014 елның 4 феврале, сишәмбе

Керәшен дөньясында

1 февральдә Казандагы югары уку йортларының берсендә “Керәшеннәр: социаль портреты һәм күзаллау үзенчәлекләре” дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды.

Керәшеннәрнең милли үзенчәлекләрен саклап калу, мәдәниятен үстерү, милләтара һәм конфессияара низагларга юл куймау максатында уздырылган  сөйләшүдә фән эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре, дин әһелләре, керәшен җәмгыяте активистлары үзара фикер алышты. Әлеге чарада Кайбыч керәшеннәре җәмгыяте рәисе – Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева да катнашты. Анда шулай ук керәшен дөньясына кагылышлы башка мөһим мәсьәләләр, этномәдәни һәм конфессиональ үсеш, иҗат коллективларына игътибарны арттыру, керәшеннәр темасын матбугат чараларында яктырту хакында да сүз алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International