2013 елда сөт җитештерү күрсәткече буенча югары уңышларга ирешкәне өчен “Ак Барс Кайбыч – 3” җәмгыятенең Хуҗа Хәсән филиалы савымчылары Мария Таймасова, Луиза Казакова – “Ак Барс”холдингының Алтын билгесе, Елизавета Бартязова, Байморза фермасыннан Гөлгенә Молчанова – Көмеш билгесенә, Иске Чәчкаб савымчылары Наҗия Борһанова, Алсу Әбүзәрова хезмәттәге аерым уңышлары өчен – холдинг медаленә, Олы Тәрбиттән тракторчы Николай Корников, Хуҗа Хәсән филиалы управляющие Валерий Поляков, Турминскийдан савымчы Люмила Данилова Мактау кәгазенә лаек булды.
Авыл хуҗалыгы тармагындагы тырыш нәтиҗәле хезмәтләре өчен “АК Барс Кайбыч – 3” җәмгыятенең Мәлки филиалы управляющие Федор Семиенов, Иске Тәрбиттән шофер Валерьян Сергеев, умартачы Николай Урусов – Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе, Соравылдан тракторчы Юрий Семенов, бозау караучы Ирина Скворцова, Хуҗа Хәсәннән терлекче Александр Макаров – район башлыгының Мактау кәгазе, Олы Тәрбиттән дуңгыз караучы Нина Воробьева, Байморзадан ферма мөдиреМихаил Зайцев, Хуҗа Хәсәннән Ирина Перепелкина район башлыгыныңРәхмәт хаты белән бүләкләнде.