Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров хәзер “Ак Барс Кайбыч – 2” ( элеккеге “Алтын кырлар”) җәмгыяте директоры булып эшли башлады.
Моңа кадәр әлеге җәмгыять белән җитәкчелек иткән Рамил Каюмов “Ак Барс Кайбыч – 1”нең (“Заволжье”) директоры итеп билгеләнде.