Кайбычта ришвәтчеләрне аноним анкета ярдәмендә ачыклаячаклар

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре арасында анкета уздырыла. Моның өчен муниципаль районнар порталына кереп, Кайбычны табарга, һәм шунда урнаштырылган сорауларга җавап бирергә кирәк. Ришвәтчелекнең асылын ачу максатындагы анкетада тугыз сорау бар. “Узган ел кайда ришвәтчелек очракларына юлыктыгыз?” дигән сорауга анкетада күрсәтелгән 17 оешманың берсен сайларга кирәк. Ягъни, мә­сәлән, сәламәтлек саклау учреждениесендә, балалар бакчасында, мәктәптә, социаль яклау бүлегендә, Пенсия фонды идарәсендә, хокук саклау органнарында, ЮХИДИдә, авыл җирлегендә, салым инспекциясендә һәм башкалар. Аноним рәвештә үткәрелүче анкета ришвәтчелек күренешләрен ачыкларга мөмкинлек бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International