Симәки авылында яшәүче Тәскирә Латыйпова тантанадан алган фикерләрен безгә дә җиткерде:
– Ул елларның авырлыкларын мәңге онытасыбыз юк. Бу очрашуда Нева буендагы камалышта калган бик күп яшьтәшләрем белән аралаштым. Безгә Ленинградны фашист тоткынлыгыннан тулысынча азат итүнең 70 еллыгы уңаеннан Санкт-Петербург шәһәренең истәлекле бүләген дә тапшырдылар. Очрашуны оештыручыларга рәхмәтем чиксез, – диде ул.
Олы Кайбычта яшәүче Хәдия Вәлиева, Рәфыйк Хәйруллин да Ленинград камалышын үз күзләре белән күргән. Чүтидән Асия Бәширова – фашист лагерьларының балигъ булмаган тоткыны. Бу ветераннарга шушы көннәрдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Ленинградны немецлардан азат итүнең 70 еллыгы уңаеннан Хөкүмәт тарафыннан әзерләнгән махсус бүләкләрне тапшырачак.