– Утыз градус салкыннар җитте. Фермаларда табигать шартларына бәйле рәвештә төрле кыенлыклар килеп чыкмасын өчен урыннардагы җитәкчеләр, белгечләргә һәрдаим анда булу таләбе куелды. Ут сүнсә, су катса, алар бу хакта кичекмәстән җаваплы кешеләргә хәбәр итәргә тиеш. Терлекчеләрнең төп бурычы – малларның баш санын саклап калу гына түгел, ә тагын да арттыру, продукция җитештерүне киметмәү, – диде районның баш аграрие Рифкать Басыйров.
Терлекчеләребез ит җитештерү буенча да еллык планны 102 процентка үти алды.“Ак Барс Кайбыч-2”дә ул – 110, “Ак Барс Кайбыч – 1” дә – 101, “Ак Барс Кайбыч – 3” тә 98 процент тәшкил итә. Салтыйганда симертүдәге мөгезле эре терлекләрнең уртача тәүлеклек үсеше 1000-1100 грамм.
Мал симертүче ирле-хатынлы Любовь һәм Геннадий Архиповлар, Сәвия Мусина группасында терлекләр тәүлегенә бер килодан артык үсеш бирә.
– Тормыш иптәшем Геннадий терлекчелектә инде кырык ел, ә мин – 35 ел эшлим. Икебез дә лаеклы ялда булсак та, яраткан эшебезне дәвам итәбез. Яраткан дибез, киресе булса, бу кадәр гомеребезне мал карауга багышламас идек. Тәүлеклек үсешнең югары булуына да гаҗәпләнәсе түгел, терлек азыгы җитәрлек, витаминнар белән баетылган. Малларны яхшы ашату кыйммәткә дә төшәдер, ә ашатмасаң тагын да кыйммәтрәк була, – диде Любовь АрӘйе, терлекчеләр, елның кайсы фасылы булуга карамастан, һәр көнне фермага ашыга. Ә кышкы чорда терлекчелек – хуҗалык кассасына табыш китерүче бердәнбер тармак. Язгы кыр эшләренә әзерлек, чәчүлек орлык, запас частьләр, минераль ашламалар сатып алу, хезмәт хакын вакытында бирү дә терлекчелектә җитештерелгән продукциягә бәйле. хипова, хезмәтләре белән таныштырып.