Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар йортында Мәүлид ашы узды

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар йортында Мәүлид ашы узды

Биредә безнең җирлектәге һәм башка шәһәр-районнардагы караучысыз ялгыз калган, төрле милләттәге әби-бабайлар дус-тату яши.

Әлеге әби-бабайлар өчен бәйрәм өстәле әзерләнде һәм пәйгамбә­ребез  Мөхәммәд мостафа саллаллһу гәләйһи вәсәлләм, башка пәйгамбәрләр, аларның һәммәсенең дә вазыйфалары бер– кешелек җәмгыятен һидәяткә күндерү икәнлеге турында вәгазь сөй­ләнде. Бу чараны үткәрүдә Олы Кайбычтагы мәчеттә укучы  шәкертләр һәм узган елларда дин сабаклары алган апалар ярдәм итте. Алар, игелек кылыйк, дип, Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә өйләрендә тәм-томнар да пешереп килде. Шәхси эш­мәкәрләр Гөлия Гарафетдинова һәм Гөлия Мотыйгуллина да бу изге эшкә үз өлешләрен кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International