– 2013 ел район өчен уңышлы ел булды дип саныйм. Чөнки соңгы ике ел эчендә республика бюджетыннан 1 миллиард 300 миллион сум инвестицияләр кертелде. Бу акчага клублар төзелде, мәдәният йортлары, мәктәпләр ремонтланды, бассейн белән спорткомплексы, ярымябык хоккей мәйданы, юллар төзелә. Ябалак авыл җирлегенең дә социаль йөзе үзгәрә. Бәрлебашы төп мәктәбендә капиталь ремонт ясалды, яңа спортзал төзелде, мәчеттән мәктәпкә кадәр таш юл салынды, су башнясы булдырылды, Морза Бәрлебешына кадәр асфальт юл төзелде. Ябалак белән Апасны асфальт юл тоташтыра. Быелдан Кече Кайбыч, Ябалак, Бәрлебашы авылларында су проблемасын хәл итә башлыйбыз. Шулай ук авыл урамнарына таш юл салуны дәвам итәчәкбез, – диде.
Тагын бер шатлыклы хәбәр: 2015 елда Кече Кайбыч авылына модульле фельдшер-акушерлык пункты салуны планга кертергә җыеналар.
Җыелышта Ябалак, Бәрлебашы, Морза Бәрлебашы авыллары клубларының эшен җанландыру хакында да фикерләр яңгырады. Тулаем алганда, авыл җирлеге эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнде.