Кече Кайбыч авылында шәхси эшмәкәрләр Мәүлид ашы үткәрде

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Узган атнаның шимбәсендә Кече Кайбыч авылы мәчетендә дә Мөхәм­мәт Пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан Мәүлид мәҗлесе үтте. Биредә район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, Казандагы мәдрәсә ректоры Ильяс Җиһаншин, шәкерте Ра­ил хәзрәт катнашты.

Кече Кайбыч авылы мә­чете имамы Мәгъсүм хәзрәт Тимершин кунакларга авыл, мәчетләр тарихын, борынгы каберлекләр, авылдан чыккан дин әхелләре турында сөйләде. Авыл аксакалы Әүхәдулла ага Биктаһиров мәчет эшчәнлегенә, Мәгъсүм хәзрәтнең динне үстерү, яшьләрне дингә тартудагы эшчәнлегенә тукталды, аңа авыл халкы исеменнән рәхмәт сүз­ләре ирештерде.

– Шәхси эшмәкәрләрнең матди ярдәме, оста пешекче хатын- кызларыбыз тырышлыгы белән мул табын әзерләнде. Бәйрәм үткәрүгә көчен керткән барчагызга Ходай Тәгаләнең олы рәх­мәте яусын,  эшлә­регез уң булсын, гаиләләрегезгә тынычлык, тату тормыш телим, – диде Мәгъсүм хәзрәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International