“Алтын алка” призы Мәлкидә

2014 елның 24 гыйнвары, җомга

Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең хоккей мәйданчыгында 9 класс һәм аннан яшьрәк укучылар командалары арасында “Алтын алка” призына район беренчелегенә ярыш үтте.

 

 Уенны Олы Кайбыч-Мәлки мәктәпләре җыелма командалары башлады. Беренче минутлардан ук уенда киеренкелек сизелде. Командаларның әле берсе, әле икенчесе көндәшләре капкаларына алкалар яудырды. Очрашу төгәлләнергә санаулы минутлар калып барганда, исәп 3:3 иде. Мәлкиле­ләр­дән Антон Галкин, кайбычлылар капкасына дүртенче алканы кертеп, җиңүне көн­дәшләрен­нән тартып ал­ды. Бу уенда Олы Кайбычтан Ирек Зыядиев, Наил Сәгъ­диев, Илгиз Ярхәмов берәр алка кертте. Мәлки командасыннан Антон Галкин – өч, Дамир Хәбибуллин бер ал­ка кертә алды. Мәлкилеләр капкасын Евгений Рябчиков, кайбычлыларныкын Рәзил Бәдретдинов саклады.

– 16 гыйнварда безнең зонадан Мәлки, Иске Тәр­бит, Хуҗа Хәсән мәктәп­ләре командалары Хуҗа Хәсән мәктәбе хоккей мәй­данында үзара көч сынашты һәм финалга чыгучыны билгеләдек. Анда безнең команда ике көндәшеннән дә өстен чыкты. Монда да бирешергә теләмиләр, – диде Мәлкидән тренер Александар Галкин.

Кайбыч-Федоровское командалары очрашуы, беренчеләре файдасына 3:1 исәбе белән төгәл­лән­де. Кайбычлылардан Нәф­кать Гарифуллин исәпне ачты, Федоровскоедан Михаил Волков аны тигезләде (1:1). Кайбыч командасыннан Ирек Зыядиев, Эдуард Воробьев берәр алка кертте. Федоровское командасы кап­касында торучы Айдар Минаҗев бик тырышса да,  өч алка керттерде.

Финалда Мәлки – Федоровское командалары уйнады. Уен барышында боз­дан алмашка да чыгып тормаган Антон Галкин исәпне ачты. Әмма Федоровскоедан Данил Моисеев исәп­не тигезләде. Антон икенче алканы кертеп, үз командасын алга чыгарды. Уенның соңгы минутында Данил янә исәпне тигезләде. Шулай итеп, очколар буенча өстенлек мәлкилеләргә бирелде. Командалар арасында Мәлки укучылары – беренче, кайбычлылар – икенче, Федоровское командасы өченче урынны яу­ла­ды. Аларга балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рафис Ильясов Мактау кәгазьләре, истәлекле медальләр тапшырды. 

Уенда биш алка керткән Мәлки егете Антон Галкин турнирның иң яхшы һө­җүмчесе дип танылды. Олы Кайбычтан Наил Сәгъдиев иң яхшы сакчы, Федоровскоедан Айдар Минаҗев иң яхшы капкачы дип табылды. Алар да бүләккә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International