Кайбыч укытучылары менеджмент буенча дәресләр ала

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
http://images.yandex.ru/

Шушы көннәрдә районның барлык мәктәп директорлары, уку- укыту буенча урынбасарлары, укыту эшчәнлеге буенча тәрбиячеләр Казан федераль университеты мөгаллимнәре оештырган “Мәгарифтә менеджмент” юнәлешендәге белем күтәрү курсларында белемнәрен ныгыта.

Университет укытучылары, үзләре районга килеп, аларга дәресләр бирә. Әлеге курслар кысаларында төрле конференцияләр уза, мәгариф өлкәсенә кагылышлы актуаль проблемалар күтәрелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International