– Без Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров җырларын тыңлап үстек. Казанга да чыгышларын карарга еш бара идек. Бу концертта безгә Салават Фәтхетдинов, Хәмдүнә Тимергалиева, Бәширә Насыйрова, Резедә Шәрәфиева, Нәфкать Нигъмәтуллин кебек танылган артистлар белән бер сәхнәдә җырлау бәхете елмайды. Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт фольклор ансамбле дә чыгыш ясады. Мин үзем Кайбыч тамашачыларына яхшы таныш булган “Умырзая” җырын башкардым. Аны “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесе аша алып барылучы “Җырлыйк әле” тапшыруында да җырлаган идем,– диде Флера апа.
Әлеге концертка ул район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова һәм “Бердәм Россия” партиясенең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина белән бергә барды.