Олы Кайбыч мәчетенә авыллардагы имамнар җыелды

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
Мәүлид бәйрәме – Мөхәммәт Пәйгамбәрнең туган көнен татар халкы буыннан- буынга бәйрәм иткән, туганнарын, кардәшләрен җыеп, мәҗлес үткәргән, Коръән укыткан. Халкымның гореф- гадәтләренә тугры калып, авыллардагы имамнар Олы Кайбыч мәчетенә җыелды.
Иделаръягы районнары казые вазифасын вакытлыча башкаручы Тәтештән килгән мөхтәсиб Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов Коръән сурәләре укудан башлап җибәрде очрашуны. Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин имамнарны Татарстан Диния нәзарәте җибәргән документлар белән таныштырганнан соң, Мәүлид бәйрәменең асылына тукталды.Җыен барышында имамнар проблемалары, газга, коммуналь хезмәтләр өчен, салымнар түләү турында да фикер алышты.Җыеннан соң имамнар Мәүлид ашына кафега җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International