Кайбыч районы авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары башлана

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
Авыл халкы, район җитәкчелеге, социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды идарәсе, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре һәм башка оешмалар хезмәткәрләре катнашында узучы бу җыелышта бюджет үтәлеше, төрле дәрәҗәдәге салымнар түләү, мәгариф, медицина, авылның социаль үсешенә кагылышлы мәсьәләләр карала. Беренче җыелыш 22 гыйнварда Кошман авыл җирлегендә уза. Барлык авыл җирлекләрендә дә җыелышлар үткәрелгәннән соң, район башлыгының отчеты көтелә. Ул 14 февральгә билгеләнгән.

kzori@rambler.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International