Бу елның гыйнварында Кайбыч районында 4 бала туган

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ат елында үзәк сырхауханәнең бала тудыру бүлегендә беренче булып якты дөньяга аваз салган малай – Радмир тууы да чын вакыйга әйләнде. Акушер-гинеколог Елена Кондратьева Яңа ел бәйрәме көннәрендә үзе безгә кәрәзле телефоныннан шалтыратты: елның беренче малае туды! “Кайбыч таңнары” сайтына бу хакта мәгълүмат урнаштыруга, аны шул ук көнне 558 кеше укыды, күбесе “бу хәбәр миңа ошый” дигән тамга куйды. “Бердәм Россия” Бөтенроссия партиясенең Кайбычтагы сәяси Советы секретаре Альберт Рәхмәтуллин тәкъдиме белән елның беренче сабыен өенә тантаналы төстә озату оештырылды. 14 гыйнварда бала тудыру бүлегенә ана һәм баланы тәбрикләргә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьә­ләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, яшьләр эшләре, спорт һәм физкультура бүлеге начальнигы Юрий Михайлов, Мө­рәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин килгән иде.

Узган ел Кайбычта 135 бала (2012 елда – 116) дөньяга килгән. Бу елның гыйнварында районда 4 бала туган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International