Олы Кайбыч авылы мәчетендә 19 гыйнварда мәүлид ашы үткәрелә

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
Мөхәммәт пәйгамбәребез кешелек дөньясына бөек  мирас калдырды,  шушы дөньяда дөрес яшәү рәвешен һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына китерүче изге гамәлләрне өйрәтте. Ул пәйгамбәрләрнең соңгысы, бөек укытучыбыз һәм үрнәк бирүчебез. Аның кылган гамәлләрен, сөйләгән сүзләрен үзебезгә олы үрнәк итеп алсак, дөньяда да, ахирәттә дә олы бәхеткә ирешәчәк­без.
Пәйгамбәребезне тагын да күбрәк тану һәм өйрәнү ниятеннән Олы Кайбыч авылы мәчетендә 19 гыйнварда иртәнге 11:00 сәгатьтә мәүлид ашы үткәрелә. Анда мәчеттә укучы һәм теләге булган барлык хатын- кызларны чакырабыз. Өйлә намазыннан соң, 13:30 сәгатьтә укучы егетләр һәм кызлар өчен дә бәйрәм табыны оештырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International