Кайбыч районында участок уполномоченные өчен төзелгән беренче йорт ачылды

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Республикабызда  авыл участковыйлары өчен торак төзү программасы, төзелеш барышы турында газетабыз битләрендә язып чыккан идек инде.  Колаңгыда һәм Хуҗа Хәсән авылында төзелгән полиция терәк пунктлары белән берләштерелгән йортлар республика һәм муниципаль район бюджетлары акчасына төзелде.

2001 елдан бирле эчке эшләр органнарында эшләүче полиция капитаны Александр Маланьев  әйткәнчә, йортка сокланып туймаслык. Анда заманча җиһазлар, көнкүреш техникасы да бар, барлык уңайлыклар тудырылган. Моңа кадәр Ульянково авыл җирлеге участок уполномоченные булып җиде ел эшләгән, биредә бер ел хезмәт күрсәтә. Тормыш иптәше, Илсөяр шулай ук район эчке эшләр бүлегендә сорау алучы (дознователь) булып эшли.

Йортны файдалануга тапшыру тантанасына Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы полиция начальнигы урынбасары, полиция полковнигы Марат Айдаров, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Эчке эшләр министрлыгының Апас муниципальара бүлеге начальнигы Рамил Хәбибуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева, төзелеш эшләрен алып барган оешма җитәкчесе Равил Җәләлиев, авыл халкы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International