– Сәләтле балалар күп ул, аларны үз вакытында күреп алып, дөрес юнәлеш бирә белергә генә кирәк. Зур Урсакта укучылар белән трактор җыеп, республикада җиңү яулаган идек. Былтыр укучым Алмаз Габделхадиев, катнашазык агрегаты җыеп, Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән “XXI гасыр Кулибиннары” дигән республика бәйгесендә икенче урынга чыкты. Бүләккә лаек булуымда бу җиңүләрнең дә өлеше зур булгандыр,– диде педагог.
Кайбычта уйлап табучылар өчен җирлек – зур заводлар да, фәнни-тикшеренү институтлары да юк. Әмма уйлап табу сәләте булучыларга бу киртә була алмый. Моның өчен Рифат Вәлиев кебек үз эшеңне яратырга, сәләтеңне балаларга да бирә белергә, техникага, эшче һөнәрләренә кызыксыну уятырга кирәк.