Ярышта унбер мәктәп командасы катнашты. Һәр команда составында ике егет, ике кыз чыгыш ясады. Шәхси беренчелектә Зур Урсак командасыннан Илнар Абдуллинга тиңнәр булмады. Колаңгы мәктәбеннән Илназ Сафиуллин – икенче, Кошман командасыннан Илнур Әхмәтшин өченче урынны яулады. Кызлар арасында Кече Мәме командасыннан Азалия Хәйруллина җиңүгә иреште. Бәрлебашы мәктәбеннән Алинә Сибгатуллина финишка икенче килде. Зур Подберезье командасыннан Надежда Емельянова өченче булды.
Командалар арасында Кече Мәме мәктәбе – беренче, Зур Подберезье командасы – икенче, колаңгылылар – өченче урынга чыкты.
Җиңүчеләргә мактау кәзгазьләре, истәлекле медальләр тапшырылды.
