Узып баручы ел республикабызда Экологик культура һәм тирә- як мохитне саклау елы буларак игълан ителгән иде. Шул уңайдан 20 декабрьдә районның барлык мәктәпләрендә дә “Чисталык дәресләре” үтте.

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе
Бу көнне без Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә география укытучысы Ольга Костюкова 5- 6 классларда, Чүти урта мәктәбендә башлангыч класс укытучысы Гөлфия Пиркина үткәргән “Чисталык дәресе”ндә булдык.

Ике мәктәптә дә укытучылар укучыларга табигатьне ярату, аны саклау, тирә- юнебезне чиста тоту турында сүз алып барды. Дәресләрдә укучылар табигатьне саклауга багышланган шигырьләр сөйләде, елга- күлләрне, урман, болыннарны, анда яшәгән тереклек ияләрен киләчәк буыннар өчен сакларгы кирәклегенә басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International