Кайбыч районында яңа билгеләнүләр

2013 елның 20 декабре, җомга

Чираттагы планеркада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яңа билгеләнгән җитәкчеләр белән таныштырды.

Район электр элемтәсе узелы белән Игорь Канашов җитәкчелек итәчәк. Ул озак еллар дәвамында район мәшгульлек үзәге директоры булып эшләде.

“Кайбыч таңнары” газетасы редакторы итеп моңа кадәр баш редактор урынбасары-җаваплы секретарь булып эшләгән Луиза Сөнгатуллина билгеләнде. Район башлыгы әлеге җитәкчеләргә яңадан-яңа хезмәт уңышлары теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International