Күңел җылысын биргән эшнең генә нәтиҗәсе сөенерлек була, җан җылысын салган иҗат җимеше генә үзенә тарта, сокландыра. Кечкенәдән куллары тиктормас баланың гомерен технология укытучысы һөнәренә багышлавына аптырыйсы юк үзе. Ә менә укучыларын да үзе артыннан ияртә алуы мактауга лаек. Бу бит баланың сәләтен күреп ала белү, үстерүгә бәйле. Әгәр бүген Хуҗа Хәсән кызлары кебек республика һәм Россия күләмендәге бәйгеләрдә үзләрен таныткан якташларыбыз юк дәрәҗәсендә икән, димәк, сәләтле укучыларны ачыклау өстендә эшлисебез бар әле.
Хуҗа Хәсән мәктәбендә 21 елдан артык технология фәнен укытучы Светлана Бартязованың һәм ул җитәкләгән “Хозяюшка” түгәрәгенең иҗат җимешләрен район бәйге-күргәзмәләрендә еш күрәбез. Күптән түгел укучысы Елена Ежова белән тагын сөендерделәр. Диңгез адмиралы Григорий Андреевич Спиридовның сурәтен 90х60 см зурлыгындагы келәмгә чигеп җибәргәннәр, һәм аларның эше, “Диңгез дан веногы: диңгезчеләр Ватанга хезмәт итә” ачык төбәкара тарихи-патриотик бәйгесендә катнашып, “Кулланма сәнгать” номинациясендә 2 урынга лаек булды. Иң шаккаттырганы шул: Лена – Татарстаннан финалга үтә алган бердәнбер укучы! 1 ноябрьдән 4сенә кадәр җитәкчесе белән бергә алар Санкт-Петербург шәһәрендә бүләкләү тантанасында да булып кайЕлена Ежова түгәрәктә башлангыч сыйныфлардан ук шөгыльләнә. Квиллинг (кәгазь белән бизәкләр ясау), чигү кебек “вак эш” белән утыру күңеленә якын аның. Күләмле картинаны төсле җепләр белән чигеп чыгарга, ай-һай, нинди сабырлык кирәк бит! Әлеге һөнәрен хобби дип атый, ә киләчәктә юридик өлкә буенча белем алырга тели.
– Кул эшләренә мине Светлана Альбертовна җәлеп итте. Һәр эш – сәнгать әсәре, иҗат. Җитәкчебез төрле техникаларны шундый җиңел итеп аңлата, шунда ук утырып, ясап, чигеп карыйсы килә башлый, – дип аңлата Лена әлеге мавыгуын. – Спиридов картинасының уңышында да җитәкчемнең өлеше зур.
Хәзерге вакытта “Хозяюшка” кызлары технология буенча район олимпиадасына әзерләнә – кәгазьдән киемнәр тегү буенча проект эшлиләр. Лена бу юлы да башлап йөрүчеләрдән. Быел апрель аенда Кайбыч районының туган көне уңаеннан үткәрелгән күргәзмәдә, кәгазьдән ясалган костюмга гашыйк булып, якташыбыз, җырчы Лидия Әхмәтова аны сатып та алган иде. Әнә шул проектны тагын да киңәйтергә уйлаганнар, бу юлы костюмнар бишәү булачак! Хуҗа Хәсәннәрдән уздырып кара син!