Баскетбол буенча Кайбыч спорт мәктәбе беренчелегенә ярышта Олы Кайбыч һәм Федоровское мәктәбе командалары җиңде

2013 елның 6 декабре, җомга
Кызлар командалары арасында Олы Кайбыч мәктәбе командасына тиңнәр булмады. Әлеге командадан Диана Бәдретдинова иң яхшы уенчы дип танылды. Икенче- өченче урыннарна Федоровское һәм Чүти урта мәктәпләре командалары бүлеште. Егетләр арасында Федоровское урта мәктәбе командасы иң көчлесе булып чыкты. Чүтилеләр икенче, кайбычлылар өченче урынны алды. Егетләр арасында Федоровское командасыннан Максим Гущин иң яхшы уенчы дип табылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International