Министр сүзләренә караганда, республикада кабан дуңгызлары саны биш меңгә якынлашкан. Хәзер аларга ау сезоны ачылган. Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, африка чумасын профилактикалау максатында атылган кабан дуңгызларына лаборатор тикшерүләр уздыру зарур.