Затларның акчаларын урлау куркынычын киметүнең төп инструменты булып финанс агарту һәм гражданнарның кибергамоталылыгын арттыру тора. Шул максаттан Россия Банкы кредит-финанс өлкәсендә хезмәтләрнең куркынычсызлыгы дәрәҗәсеннән халыкның канәгатьлек дәрәҗәсен билгеләүгә юнәлдерелгән сораштыру үткәрә.
Сораштыру 2025 елның 1-28 ноябрендә Россия Банкының рәсми сайтында урнаштырылган шәхессез сораштыру формаларын тутыру юлы белән үткәрелә.