Ноябрь кичендә Олы Кайбыч мәчетендәге узган очрашуны Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин әнә шулай башлап җибәрде. Изге җирләрдә гыйбадәт кылган якташларыбызның баштан кичкәннәрен тын да алмый тыңладык.
– “Ерак та, акча да күп кирәк, безгә анда ук бару насыйп түгелдер лә”, - дияргә һич ашыкмагыз. Иң мөһиме – ният кылу, хаҗга бару теләге булганнарга Аллаһы Тәгалә үзе җаен туры китерә икән. Сәфәргә җыенып беткәч кенә теге яки бу сәбәп белән бармый калучылар да бар, әлбәттә. Монысы сынау. Барысы да Аллаһы кулында, әмма ниятләү белән үк гамәл дәфтәренә савап язылуы хак, – дип башлады сүзен Рузалия Малова. “Мөхәммәдия” мәдрәсә Кайбычлылар хаҗга “Нәҗем-тур” программасы буенча барган. Бу – Россиядән 40 көнлек хаҗ сәфәрен тәкъдим итүче бердәнбер тур. “Вакыт озаграк булгач, үзегез өчен дә, әти-әниләрегез, яки үзләре бара алмаган туганнарыгыз өчен дә хаҗ кыла алачаксыз”, дип, таныш-белешләре киңәш иткән икән.
Пәйгамбәребез мәчетендә 40 рәкәгать фарыз намазы башкару, зәм-зәм сулары эчү, Әл-Хәрам мәчетенә намазга йөрүләр, Мина, Рәхмәт, Гарәфәт тауларына бару, Мөздәлифәдә татлы йокыга талу – болар барысы да хаҗияләрнең күңелендә иксез-чиксез шатлыклы да, җаваплы да, онытылмаслык рәхәтлек китерүче гамәлләр булып кереп калган. Пәйгамбәребез с.г.в. каберлегенә бару исә тагын да зуррак вакыйга. Сокланып та, кызыгып та карадык сурәтләрне. Мөгаен, бу минутларда һәркем “я Аллаһым, хаҗ кылуны насыйп әйләсәң иде” дип, теләгәндер.