Хөкүмәт акты 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керә
Россия Хөкүмәте торак пунктларның җирләре составындагы җир кишәрлекләрен, бакча һәм яшелчә җир кишәрлекләрен кулланмау билгеләре исемлеген раслады. Документта җир кишәрлекләреннән файдалануның 307-ФЗ номерлы законда билгеләнгән срокларда гамәлгә ашырылуын бәяләргә мөмкинлек бирә торган критерийлар бар.
Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, документ 2025 елның 1 мартыннан үз көченә кергән 307-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән һәм торак пунктлар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләрен, бакча һәм яшелчә җир кишәрлекләрен үзләштерү өчен өч еллык срок билгели. Әлеге срок җир кишәрлегенә хокук барлыкка килгән вакыттан, ә инде милектә булган кишәрлекләр буенча 2025 елның 1 мартыннан башлана. Яңа кагыйдәләр буенча, хокукларны алганнан соң ук файдаланып булмый торган җир кишәрлекләренең хокук ияләре аларны үзләштерү буенча чаралар уздырганнан соң файдалана башларга тиеш.
"РФ Хөкүмәте Карарының төп максаты-җир ресурсларыннан файдалануның сыйфатын яхшырту һәм участоклары ташландык һәм чүп-чар белән янәшә урнашкан гражданнарны өстәмә яклау. Расланган билгеләр нигезендә контроль (күзәтчелек) органнары инспекторлары тикшерүләр барышында участок кулланыламы-юкмы дигән нәтиҗә ясый алачак. Бу инспекторның бәяләү фикерләрен һәм коррупция күренешләрен куллану куркынычын юкка чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, хәзер хокук ияләре җир кишәрлекләрендә нәкъ менә нәрсәгә юл куярга ярамаганын беләчәк һәм законнарны үтәү өчен кирәкле чараларны үз вакытында кабул итә алачак», - диде статс-секретарь – Росреестр җитәкчесе урынбасары Алексей Бутовецкий.
Аерым алганда, торак пунктлар чикләрендәге барлык җир кишәрлекләре, шулай ук бакча һәм яшелчә кишәрлекләре өчен ел дәвамында аларның яртысыннан артыгының чүпләнүе яисә калдыклар белән пычрануы файдаланылмау билгесе булып тора.
Бакча, яшелчә бакчалары һәм йорт яны җирләре чүп үләннәре булырга тиеш түгел. Әгәр мәйданның яртысыннан артыгы ел дәвамында биеклеге 1 метрдан артыграк булган чүп үләннәре, шулай ук төзекләндерү һәм яшелләндерү предметлары булмаган агачлар һәм куаклар белән капланган булса, мондый участоклар файдаланылмый торган дип саналачак.
Төзелеш өчен билгеләнгән җир кишәрлекләре өчен 5 ел дәвамында төзелмәгән һәм бизәлгән бинаның, корылманың булмавы шундый билге булачак. Шул ук вакытта мондый срок башка булырга мөмкин очраклар билгеләнгән – мәсәлән, әгәр ул төзелешкә рөхсәттә яки территорияне комплекслы үстерү турындагы карарда күрсәтелгән булса.
Индивидуаль торак төзелеше өчен билгеләнгән җир кишәрлекләре өчен файдаланылмауның шундый ук билгесе кертелгән. Шул ук вакытта шәхси торак йорт төзү һәм аңа хокукны теркәү срогы 7 елга кадәр озайтылды.
Әгәр җир кишәрлегендә бина яисә корылма төзелгән булса, аларны тиешле хәлдә тотарга, түбә, стена җимерелүенә, тәрәзә яисә тәрәзә пыялалары төшүенә юл куймаска кирәк. Бу шулай ук җир кишәрлегеннән файдаланмау турында сөйли.
"Шуны аңларга кирәк, күрелә торган чаралар, беренче чиратта, сазлыклы, чүпләнгән яки чүп үләннәре үскән проблемалы кишәрлекләргә кагыла. Хокук иясенә кирәкле барлык эшләрне башкару һәм участокны файдалануга әзерләү (аны чүп-чардан чистарту, киптерү, рельефны тигезләү һ.б.) өчен өстәмә 3 ел бирелә. Әлеге 3 еллык срок дәвамында, милекче кишәрлекне үзләштергәнче, аны җирне максатчан файдаланмаган өчен җаваплылыкка тартырга ярамый, чөнки ул аңа әле керешмәгән. Җирне үзләштерү өчен билгеләнгән 3 ел узгач, кеше аны билгеләнгән максаты буенча куллана башлый – йорт, кибет, рекреацион объектлар төзи, авыл хуҗалыгы продукциясе үстерә һ. б. шушы вакыттан милекче кишәрлекне файдаланмау өчен җаваплы була, һәм контроль (күзәтчелек) органнары хокук бозуларны теркәп куярга мөмкин», - дип хәбәр иттеТатарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Алмаз Нәҗмиев хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк РФ Хөкүмәте тарафыннан җир кишәрлекләрен максатчан билгеләнештә файдалану өчен яраклы хәлгә китерү буенча чаралар исемлеге дә расланган иде. Анда кишәрлекне үзләштерү кысаларында үткәрергә кирәк булган конкрет чаралар язылган.